“ФГОС шартларында коллекцияләү технологиясе аша балаларның танып-белү активлыгын үстерү”

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

“Сабый” балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен “ФГОС шартларында коллекцияләү технологиясе аша балаларның танып-белү активлыгын үстерү” дигән темага район семинары булып узды. Өлкән-мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр педагоглар һәм ата-аналар белән бергә “Мирас буенча коллекция” һәм “Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт” проектларын тәкъдим иттеләр. Икенче кечкенәләр-урта төркемдә Прыткова Даша үзенең “Атлар һәм кечкенә понилар” коллекциясе турында сөйләде, ә Эсметьева Софья педагоглар өчен “Салфеткадан Мишка” дигән мастер-класс үткәрде. Шулай ук “Киндер-сюрприз”, “Магнитлар”, “Мин һәм минем коллекциям” балалар һәм ата-аналар проектлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International