“Татарстан - минем Республикам”

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

3 февраль көнне Кече Шәмәк башлангыч мәктәбе – балалар бакчасының  мәктәпкәчә төркем тәрбияче Числова Алевтина Петровна ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Татарстан - минем Республикам” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы символларын (флаг һәм герб) буядылар.  “Минем Татарстан” фильмын карадылар. Шулай ук балалар туган якның гореф-гадәтләре белән таныштылар. “Чүлмәк сатабыз” рус халык уенын, “Тимербай” татар уенын уйнадылар.

Балалар туган як – Татарстан турында бик күп файдалы мәгълүмат белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International