“2019 елда Тәтеш муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында” Тәтеш муниципаль районы Советы утырышы

2020 елның 14 феврале, җомга

14 февральдә Тәтеш муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров Марат Азат улы булып китте.

Район мәдәният йортында кунакларны район оешмалары һәм предприятиеләренең казанышлары һәм визит карточкалары күргәзмәсе каршы алды.

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов рәислегендә Тәтеш муниципаль районы Советының “2019 елда Тәтеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында”гы утырышы булды.

Тәтеш район Советы утырышы эшендә катнаштылар:

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Президент Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, хезмәт ветераннары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, җәмәгать берләшмәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә “2019 елда Тәтеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында”гы мәсьәлә чыгарылган иде. Әлеге мәсьәлә буенча Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча фикер алышуда Льяш авыл җирлеге башлыгы Ирина Алексеевна Тихонова һәм “Колос” агрофирмасы ҖЧҖ директоры урынбасары Ранис Фәрит улы Мәүлиханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International