16 февраль көнне Олы Шәмәк авыл мәдәният йортында сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган “Илнең лаеклы уллары” дип исемләнгән түгәрәк өстәл булып узды. Чарада катнашучылар Әфган сугышын үткән һәм ул вакыйгаларның турыдан-туры шаһиты булган кешеләрнең истәлекләрен кызыксынып тыңладылар.
Чара ахырында, чәй табыны янында барысы да “Надежда” җырын башкардылар.