22 февраль көнне Байраш авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре әйдәп баручы китапханәче белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән күңел ачу конкурсы оештырдылар. Анда ике команда катнашты.Төрле конкурслар үткәрелде, катнашучылар үзләрен төрле яктан күрсәттеләр, алар шагыйрьләр, актерлар,җырчылар, пешекчеләр ролендә дә булдылар, Көч-куәт, җитезлектә көч сынаштылар.Конкурслар арасында концерт номерлары да яңгырады. Гадел һәм таләпчән жюри (кызлар составында) балларны лаеклы бәяләде һәм билгеләде. Дуслык җиңде. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.