Хөрмәтле мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу көнне без үзләренең һөнәре итеп мәдәният өлкәсен  сайлаган һәркемгә хөрмәт хисләрен белдерәбез. Элек-электән кеше гүзәллекне саклауга омтылган. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез белән календарьның кызыл көннәре һәм истәлекле даталар йөзләгән кеше өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелә. Сезнең идеяләрегез һәм аларны гамәлгә ашыру буенча тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең район халкы кызыклы тормыш белән яши, һәр катнашучының күңелендә зур эз калдырган мәдәни чараларда катнаша.

Һөнәри осталыгыгыз, гүзәллеккә мәхәббәтегез һәм башкаларга бу мәхәббәтне сеңдерергә омтылуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм.

Сезгә нык сәламәтлек, илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет, мәхәббәт, уңышлар, якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм аңлавын телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                    Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International