Кече Әтрәч мәдәният йорты территориясендә Мәгъсүмов Хәлил Исхак улы “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” территориясен төзекләндерү буенча үзенең яңа проектын бизәү элементын — урам фонарьларын урнаштыру буенча эш алып бара. Хәлил Исхак улы үз көче һәм чаралары белән клуб яны территориясендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган Парк булдыра. Биредә ял итеп кенә калмыйча, республикабызның әлбәттә, үз Ватаныбызның мөһим тарихын да белергә мөмкин булачак.