2020 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр җәмәгать туклануы оешмаларының эше туктатыла!

2020 елның 27 марты, җомга

Тәтеш шәһәре башкарма комитетының “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә яңа коронавирус чире (2019-nCov) таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимын кертү турында”гы 2020 елның 27 мартындагы 7 номерлы  карары нигезендә, 2020 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр җәмәгать туклануы оешмаларының (гражданнар тарафыннан мондый оешмаларның биналарына, ваклап сату объектларына кермичә, әзер продукция китерү, аларга хезмәт күрсәтү оешмаларыннан тыш) эше туктатыла, шул исәптән (беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату өлешендә ваклап сату объектларыннан тыш), халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмаларыннан (ритуаль хезмәтләр күрсәтүче оешмалардан тыш), күңел ачу һәм ял йортлары һәм башка шундый ук объектларның, балалар өчен уен бүлмәләренең, шулай ук сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләренең эше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International