Бөтендөнья сәламәтлек көне турында белешмәлекләр

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

7 апрель көнне, Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең  “Ялкын” яшьләр отряды активистлары,  педагог-оештыручы Тюлейманова И.А. җитәкчелегендә,  5-11 нче сыйныф укучылары өчен электрон вариантта Бөтендөнья сәламәтлек көне турында белешмәлекләр тараттылар. Белешмәлекләрдә һәрвакыт сәламәт булып калу өчен сыйфатлы һәм баланслы туклану, йокы, физик хезмәт, саф һавада еш йөрүләр кирәк диелгән. Шулай ук “Ялкын” яшьләр отряды активистлары #Бөтендөнья_сәламәтлек көне хэштегы астында коллаж фотосын ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International