Зур Әтрәч китапханәчесе “Якташларның батырлыгын онытырга мөмкин түгел” дип исемләнгән хәтер көне уздырды

21 январьда Зур Әтрәч китапханәчесе  Хәйруллина З.И. Алабирде урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары белән “Якташларның батырлыгын онытырга мөмкин түгел” дип исемләнгән хәтер көне уздырды.

Китапханәче балаларга сугыш турында сөйләде, шушы сугышта катнашкан авылдашларыбыз тарихына тукталып китеп, “Алар җиңү яуладылар” дип аталган презинтация   күрсәтте. Китапханәдә “Авылым батырларны барлый” дигән китап кургәзмәсе оештырылды. Авылдашлары турындагы истәлекләрне балалар зур кызыксыну белән тынладылар һәм карадылар.

Сугыш кырларында улеп калган, кайткач үлгән якташ авылдашлар хөрмәтенә бер минут тыңлык иглан итеп, искә алдылар.

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 гыйнвары, 15:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International