Балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Сәламәтлекнең тылсымлы кагыйдәләре” дигән уен программасы үткәрделәр

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

11 сентябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Игелекле эшләр атнасы” кысаларында паркта “Сәламәтлекнең тылсымлы кагыйдәләре” дигән уен программасы үткәрделәр. Чарада Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбе балалары катнашты.  Балалар уен формасында сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләрен искә төшерделәр, нинди азык-төлек файда китерә, ә кайсылары юк икәнен аңладылар. Саф һавадагы уеннарны сәламәт яшәү рәвешенең бер элементы дип атап, укучылар спорт эстафетасында катнаштылар. Чарада катнашучылар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр, шулай ук күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International