Бүген, 2019 елның 20 сентябрендә, Татарстан Республикасы ДОСААФ Тәтеш автомәктәбе, Тәтеш районы буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге белән берлектә, студент-автомобильчеләр арасында “Автосессия-2019” бәйгесенең район этабын үткәрде. Бәйге компьютер классында һәм Тәтеш автомәктәбенең автодромында узды.
Анда Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең 2 командасы катнашты.
Җиңүчеләр: Алексеев Артем, Артюшкин Геннадий һәм Малова Ульяна.