Марат Җәббаров: Татарстанда «Кыр көне» 2020 елның 2 июленнән 4 июленә кадәр ачык һавада узачак

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында чәчүлекләрдән нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле”.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцияэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров искәртеп узуынча, дәүләт программасы кысаларында 2020 елга игенчелек буенча индикаторлар билгеләнгән. Бу - бөртекле культураларның тулай җыемы - 4,1 млн. тонна, майлы культуралар - 286 мең тонна, бәрәңге - 1,1 млн. тонна. Бу индикаторлар өчен АПК тармагы шактый күләмдә дәүләт ярдәме алды (3,7 млрд. сум).

«Әлеге максатларга ирешү өчен барлык чәчүлек мәйданнарын узган еллар дәрәҗәсендә саклап калырга кирәк, бу – 2,8 млн.га, шул исәптән бөртекле культуралар мәйданын - 1,5 млн. га, без аларны быел да саклап кала алдык, хәзер җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру өстендә эшлибез», – диде Җәббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген республикада 2% ка якын чәчүлек җирләре файдаланылмый ята. Болар, аерым алганда, Казан тирәсендәге районнарда. «Муниципаль районнар башлыклары белән берлектә әлеге проблемалы җирләрне әйләнешкә кертү буенча атна саен эш алып барабыз. Көзгә билгеле бер нәтиҗәләр булыр дип өметләнәбез», - дип төгәлләштерде ул.

Агымдагы елда республикада ике юнәлешкә басым ясалды: туфракны известьлау аша җанландыру (известьлау программасы), уңыш формалаштыру процессына идарә итү.

Республикада әче туфраклы җирләрнең чагыштырма күләме югары булу сәбәпле (42%) чәчүлекләр көтелгән нәтиҗәләр бирми. Агымдагы елда известьлау буенча индикатор - 80 мең га, узган елга карата 40% ка артык.

Туфракның әчелеген киметү процессы турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров, быел чыгымнарның кимендә 80 %ы төбәк һәм федераль бюджетлардан кайтарылачак, дип билгеләп үтте. Бу юнәлештә федераль программа 2024 елга кадәр эшләячәк.

Әче туфраклы җирләрнең чагыштырма күләме зур булган районнар бик аз мәйданда җирләрне известьлауны планлаштыралар: мәс., Түбән Кама районында мондый җирләр балык мәйданның 60%ын тәшкил итә, ә анда бары тик 2,3% мәйданны гына известьлауны планлаштырыла. Марат Җәббаров бу мәсьәләгә игътибар итәргә, бу эшне контрольдә тоту өчен районнарда җаваплы белгечләрне беркетергә тәкъдим итте.

Уңышны тиешле технологик дәрәҗәдә булдыру стационар эретмә җайланмаларыннан башка мөмкин түгел. «Без үзебезгә - республикада чәчүлек җирләре 500 гектардан артык булган хуҗалыкларда 500ләп эретмә җайланмасын булдыру бурычын куйдык, ул кырга чыгарыла торган һәр тонна суның тиешле әзерлек узуы өчен кирәк», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы башлыгы.

Бүген республика хуҗалыкларының яртысы диярлек бу мәсьәләне хәл итте инде. Әтнә, Минзәлә, Кукмара, Аксубай, Балтач, Кайбыч һәм Саба районнары бу эшкә югары җаваплылык белән карыйлар. Инвестиция компанияләре арасында шундыйлардан - «Татагролизинг» АҖ, «АгроИнвест» АҖ, «Ак Барс» ХК АҖ, «Август-Мөслим» АФ ҖЧҖ компаниясе.

Шул ук вакытта Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск, Менделеевск районнарында көйле эшли торган бер генә эретмә җайланмасы да юк.

“Әлеге эретмә җайланмаларының бар куәткә эшләве яклау чараларының сыйфатын гына яхшыртып калмыйча, препаратларда җитди экономия дә бирә. Әлегә кадәр аны урнаштармаганнар өчен ел нәтиҗәсез узды дигәнне аңлата. Районнар киләсе елның язында эретмә агрегатларын куллана башлау өчен аларны ремонтлап бетерләр дип өметләнәбез”, - диде Марат Җәббаров.

Чыгышының ахырында министр аграрийларны «Татарстанда Кыр көне – 2020» агросәнәгать күргәзмәсенә чакырды. Чара 2020 елның 2 июленнән 4 июленә кадәр Лаеш муниципаль районында ачык һавада узачак. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы культураларының 100гә якын яңа перспективалы сортлары һәм гибридлары, авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк. Чараның максаты - тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгыту һәм җитештерүчеләр һәм җайланмаплар белән тәэмин итүчеләр арасында элемтәләр урнаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International