Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2020 елның 10 июле, җомга

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия почтасы көне белән котлыйм!

Почта - иң борынгы элемтә төрләренең берсе һәм, техник алгарышның барлык казанышларына, коммуникацияләрнең тиз үсүенә карамастан, ул иң массакүләм һәм үтемле элемтә чаралары позициясен саклый.

Яңа шартларда да, кәрәзле телефоннар һәм Интернет гасырында, Россия почтасы заман белән бергә атларга тырыша. Бүген барлык бүлекчәләрдә дә гражданнарны, предприятиеләрне һәм учреждениеләрне яңа хезмәт төрләре белән тәэмин итү буенча эш эшләнде.

Заманалар ничек үзгәрмәсен, тармакның уңышлы һәм сыйфатлы эшләвенең төп шарты - рәхмәт сүзләренә лаек хезмәткәрләр. Һөнәри дәрәҗәгезне арттырып, сез тармакны алга таба үстерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез.

Күпьеллык почта традицияләрен саклаган, яшь буынга үз тәҗрибәсен тапшыручы почта хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәйрәм кәефе телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                 Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International