“Умырзая” башлангыч иҗади үсеш клубы нәниләр өчен үз ишекләрен ачты!

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

14 сентябрьдән сәләтле балалар 2 юнәлеш буенча шөгыльләнә башладылар: вокал (укытучы Җәббарова Э.Н.) һәм сынлы сәнгать (укытучы Шитенкова Н. А.). Сабыйлар дәресләрдә сынлы һәм вокаль иҗат нигезләрен өйрәнеп кенә калмыйлар, дикция, артикуляция өстендә дә эшлиләр. Балаларга да, педагогларга да уңышлы уку елы, яңа ачышлар һәм тәэсирләр телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International