Хөрмәтле Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Кышын һәм җәен, теләсә нинди һава торышы шартларында сезнең алда мөһим бурыч - автомобиль юлларын тиешле хәлдә тоту тора. Машина йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең иминлеге моңа бәйле.
Әлеге матур бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек телим.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов