Безнең «Каенкай» балалар бакчасында кыш көне кошларны ашату яхшы гадәткә әверелде. Менә бүген дә региональ әһәмияттәге «Озын Алан» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Сорокина Л. М.һәм Похлебкин Е. Н. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә “Кошлар ашханәсе” җимлекләрен тутырдылар, кошлар рационына сал кисәкләре өстәделәр. Алар балаларга кошларны ашатырга кирәклеген һәм аларга ашамлык калдыруларын искә төшерделәр. Кыш-кошлар өчен елның катлаулы чоры. Бәхеткә каршы без канатлыларга кошларга ярдәм итә алабыз.