Кайнар линия

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мәктәпләрдә балаларны тукландыруны оештыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләргә оператив җавап бирү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонының эше планлаштырылган. Тема буенча сораулар, тәкъдимнәрне телефон аша бирергә мөмкин булачак 8(843) 236-61-49, 236-61-24, 236-61-26. «Кайнар линия " телефоны эше барышында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, җирле үзидарә органнары белән берлектә эшкә алыначак.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International