“Туган тел” мастер-класслар конкурсы

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 25 февралендә, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында, Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Әлеге конкурста Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Барлык укытучылар да үзләренең педагогик тәҗрибәләре һәм һөнәри осталыклары белән уртаклаштылар, туган тел һәм әдәбият укытуда заманча технологияләрне актив кулландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International