12 март көнне Жуково авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган “Бердәм гаиләдәй яшибез!” дип исемләнгән милли мәдәниятләрнең район фестивале кысаларында иҗади программасы булып узды. Тәтеш районы башлыгы исеменнән сәламләү сүзе белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Юрий Викторович Сиякин чыгыш ясады. Фойеда декоратив-гамәли иҗат һәм милли кухня күргәзмәсе оештырылган иде. Жуково авыл җирлегенең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары тамашачыларга май атнасы йоласын тәкъдим иттеләр.
Больше фото в фоторепортаже