Тәтеш шәһәренең "Каенкай" балалар бакчасында Бөтендөнья сәламәтлек көне узды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасында «Чисталык – сәламәтлек нигезе» акциясе белән башланып китте. Листовкалар таратып, балалар үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга кирәклеге һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәп, аны ничек озайтырга мөмкин булуы турында сөйләделәр. "Иртәнге подзарядка" барлык яшь төркемнәрендә узды. Әти-әниләр өчен почмакларда сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат урнаштырылган. Төркемнәрдә сәламәтлекне ныгыту һәм саклау ысуллары турында әңгәмәләр узды. Балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре, Бөтенроссия сәламәтлек акциясен хуплап, бүгенге көннең актив катнашучылары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International