Хөрмәтле тәтешлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

2021 елның 11 июне, җомга

Бүген без бер үк вакытта ике бәйрәмне – илебезнең төп дәүләт бәйрәме – Россия көнен һәм халык бәйрәме – Сабан туен билгеләп үтәбез.

Безнең бөек илебез үз туган көнен бәйрәм итә һәм без, Россия гражданнары буларак, зур йортыбызның тарихы, мәдәнияте белән горурланабыз, барыгызны да әлеге бәйрәм белән котлыйм һәм тормышыгызның барлык өлкәләрендә иминлек телим.

Сабан туе - ул чәчү эшләрен тәмамлау, безне туган тамырларыбызга һәм милли гореф-гадәтләргә кайтаручы, буыннарның ныклы рухи бәйләнешен тәэмин итүче иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе.

Сабантуй авыл хезмәтен данлый һәм җирнең уянуын символлаштыра, шуңа күрә бәйрәмдә без иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң районның иң яхшы вәкилләре белән очрашу безнең күркәм традициягә әверелде, аларның хезмәт җитештерүчәнлеге күпләргә үрнәк булып тора һәм авыл хезмәтчәннәренә авыр, әмма намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Туган авылыбыз хакына намус белән хезмәт иткән, җитештерү һәм төзелеш тармагына, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль эш, эшмәкәрлек эшчәнлегенә үз белемнәрен һәм көчләрен керткән хөрмәтле ветераннарыбызга һәм барлык кешеләргә ихтирам хисләрен белдерәм.

Бүгенге көн якты һәм матур вакыйгаларга бай булсын. Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, аяз күк йөзе, уртак нәтиҗәле эштә уңышлар телим.

Бәйрәм белән!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                     Р.Х. Сафиуллов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International