Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бурсыкны аулау сезоны башлану турында хәбәр итә

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:5 августтан һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында бурсыкны табуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, республика территориясендә теләсә кайсы КФҮ филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә тормышка ашырыла:

-рөхсәт алу өчен гариза;

-шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);

-аучылык билеты(оригинал);

-рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция-(650 сум);

-хайваннар дөньясыннан файдаланган өчен түләү квитанциясе(бер баш өчен 60 сум).

Дәүләт пошлинасын һәм җыемны КФҮтә түләргә киңәш итәбез. КФҮтә түләү өчен банк картасы булырга тиеш.

2021 елның ау чорында бурсыкны табуга билгеләнгән квоталар

 

Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары

Тоту квотасы (баш)

Әгерҗе

5

Азнакай

2

Әлмәт

1

Баулы

4

Бөгелмә

2

Лениногорск

2

Мөслим

1

Түбән Кама

1

Яңа Шешмә

1

Сарман

2

Чистай

1

Ютазы

3

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International