ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты табигатьтә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә

2021 елның 3 августы, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аерым саклана торган табигый территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди.

Әлеге территорияләрдә режимнар белән каралган чикләүләрнең берсе-табигый үсемлекләрне яндыруны, махсус билгеләнгән урыннардан тыш (аеруча саклана торган табигый территорияләрдә мондый урыннар каралган очракта) учаклар ягуны тыю.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.39 статьясы нигезендә билгеләнгән режимны бозу административ штраф салуга китерә: гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затларга – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Урман янгыны ачыкланган очракта, 112, 01 бердәм номерлар буенча ашыгыч оператив хезмәтләрне чакырга кирәк.

 

Белешмә өчен:

Бүгенге көндә, махсус сакланыла торган табигать территорияләрнең дәүләт кадастры мәгълүматлары буенча, республиканың табигый-тыюлык фондының гомуми мәйданы 477,891 мең га булган барлык дәрәҗәдәге 192 аеруча саклана торган табигый территорияне тәшкил итә, шул исәптән 186 төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территория, бу республиканың гомуми мәйданының 7% ын тәшкил итә. Бу территорияләрдә табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International