Мәктәбебездә беренче ел укучы 5 сыйныф укучылары мәктәп китапханәсе эше белән таныштылар. Дәрес “Китап океаны буйлап сәяхәт” танып-белү уены формасында узды. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар, логик биремнәр үтәделәр. Дәрес ахырында балаларга мәктәп китапханәсе эше турында буклетлар таратылды.