Тәтештә юбилярларны котлыйлар

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

     Еллар үткән саен үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын саклап калуны бөтен кеше дә булдыра алмый. Бары мәхәббәт, тугрылык, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү  белән генә әлеге датага  килеп җитәргә мөмкин.

2022 ел Аввакумовлар гаиләсе Иван Николаевич һәм Галина Ивановна өчен дә истәлекле ел булды.Гыйнвар башында алар үзләренең «алтын» юбилейларын - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Юбилярларны район Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов котлады, ул юбилярларга актив озын гомер, иминлек, туганнарының һәм якыннарының җылысы һәм игътибарын теләп, котлау хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды, ә  район башлыгыннан алган истәлекле сувенир юбилярлар өчен чираттагы Гаилә ядкяре булачак.

Юбиляр Аввакумовлар өчен бу көн аларның  бер-берсенә карата хөрмәт һәм намуслылык белән нигезләнгән 50 еллык мәхәббәтләренең  истәлеге   булсын иде.

Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International