11 гыйнварда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы булды, аның барышында 2021 елның көзендә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга йомгак ясалды. Эш нәтиҗәләре буенча яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив һәм нәтиҗәле эше, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә югары күрсәткечләре өчен Россия Федерациясе оборона министры боерыгы белән "Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен" медале белән ДБГБУ “Генерал-майор В.А.Хапаев исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе" директоры НУРУЛЛИН ВИЛЬ РИНАТ улы бүләкләнде