«Форпост» үзәге хәбәр итә

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

ГАПОУ «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» «Форпост» куркынычсызлык хезмәте активистлары Шадрин Никита, Лихоманов Александр, Стойлов Даниил, ялгыз пенсионер Илларионова Ольга Михайловнага шефлык ярдәме күрсәттеләр.

Шәхси йорт хуҗабикәсе активистларга кар чистарту инвентаре бирде һәм алда торган эшләр турында сөйләде. Балаларның бурычы-йортка керү юлын һәм территорияне чистартудан гыйбарәт иде. Берничә сәгать эчендә студентлар юл казыдылар һәм йорт ишегендәге мәйданчыкны чистарттылар.

Ольга Михайловна башкарылган эшләрдән канәгать калды, ул активистларга рәхмәт белдерде һәм барысына да уңышлар теләде.

«Безгә эш өчен кирәк булган бар нәрсә - көрәкләр һәм игелекле эшләр кылырга теләк», - диде Даниил Стойлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International