21 гыйнвар көнне Тәтеш районы мәдәният йортында Мәскәү өчен көрәшүнең 80 еллыгына багышланган музыкаль-патриотик дәрес узды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга шул авыр көннәрдә булган вакыйгалар, башкаланы саклаучыларның кыюлыгы һәм ныклыгы турында таныштырып үттеләр. Чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.