"Олы Шәмәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә" республиканың "SmS-балалар" проектында катнашучылар "Поколение NEXT" отряды, педагог-оештыручы Лашманова Л.А. җитәкчелегендәге "Кызыл тасма" республика акциясен оештырдылар һәм уздырдылар. Акция Халыкара СПИД белән көрәш көненә багышланган. Катнашучылар әлеге чумадан зыян күрүчеләргә теләктәшлек йөзеннән агач ботакларында тасмалар беркеттеләр. Ә рәхмәт йөзеннән, акциядә катнашкан өчен, сәламәтлек һәм озын гомер символы буларак, яшел алмалар алдылар.