Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Тоншерма урта мәктәбендә «Без истә тотарга тиеш» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Яшь укучыларга танылган авторлар тарафыннан балаларның сугыштагы батырлыклары турында язылган китаплары тәкъдим ителде. Укучылар шулай ук хәрби техника турынды энөиклопедия, сугыш күренешләрен чагылдырган иллюстрацияләр, хикәяләр һәм шигырьләр җыентыклары белән дә кызыксындылар. Фронтовик шагыйрь Александр Твардовский да бит: «Геройлар тумыштан булмыйлар – алар сугышта туалар», - дип язган.