Мәктәптә "Батырлык айлыгы" бара. 5 нче сыйныф укучылары Азат Хусаинов исемен йөртүче дружина составында. Бүгенге конне алар Азат абыйлары турындагы истәлекләрдән башладылар. Дружинада иң тәртипле, тырыш отряд булырга сүз бирделәр. Шулай ук мәктәптә “Аҗаган” хәрби уенына әзерлек бара. Уенда 5 – 8 нче сыйныф укучылары катнаша.