Тоншерма урта мәктәбе хәбәр итә

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Тоншерма урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Афанасьева Е. В. җитәкчелегендә  «Тимур десанты» акциясе үткәрделәр. 6 нчы февраль көнне алар хезмәт ветераны Марцева Надежда Дмитриевнага ярдәм итәргә килделәр. Хуҗабикә аларны җылы каршы алды. Балалар аңа ишегалдында һәм капка төбендә кар чистартырга булышты. Илюшкина Римма болдыр баскычларын себерде. Әби балаларга рәхмәт белдерде, укулары турында да сорашты һәм зур уңышлар теләде.     

Аннан соң балалар хезмәт ветераны Землякова Ольга Алексеевнага бардылар. Ул өйдә иде, балаларның  йорт янындагы карны чистартырга ярдәм итәргә теләүләрен ишеткәч, шатланып риза булды.   Соңыннан исә әби җылы әңгәмәләре өчен укучыларга рәхмәт белдерде, балаларга сәламәтлек һәм яхшы укулар теләде, аларны тагын көтеп торачагын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International