Нәүрүз мөбәрәк булсын!

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

“Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” кысаларында  “Тәтеш икенче  урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә «Нәүрүз» бәйрәме узды. Яз-яшьлекне, иҗади һәм рухи яңартуны символлаштырган ел вакыты. 21 мартта Яңа ел бәйрәме- Нәүрүз билгеләп үтелә. Исеме фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә "яңа көн"дигәнне аңлата. Бу бер үк вакытта яз бәйрәме дә, Яңа ел да. 2А, 9Б сыйныф укучылары (җитәкчесе Г.Ә. Нәфигина) бәйрәм программасы әзерләделәр: уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шүрәле, Убырлы карчык, Нәүрүзбикә, Кыш бәйрәм кунаклары булдылар. Укучылар геройларның биремнәрен үтәделәр: табышмакларга җавап таптылар, яз  билгеләрен һәм яз турында мәкальләрне искә төшерделәр. Бәйрәм бик күңелле  үтте. Чара ахырында балалар Нәүрүзбикә күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International