Алабирде мәктәбе хәбәр итә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

23 нче март көнне Алабирде урта мәктәбендә “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениясенең Буа шәһәре бүлекчәсенең әйдәп баручы специалисты Вахитова Л.И. һәм дәүләт инспекторы Сагдиев Л.Р. булдылар. Лилия Ильдаровна 1 – 11 сыйныфларда юл – транспорт хәрәкәте куркунычсызлыгы буенча профилактик чара уздырды. Ленар Рәшит улы укучыларга велосипедта, мопедта йөрү кагыйдәләрен яңартты, киемнәрдә яктылык кайтаргычлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International