6 июньдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында "ЭКВЕСТ" VII Республика онлайн-конкурсы финалистларын Тарнавский Егор Александрович катнашында бүләкләү тантанасы булды.
Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Тәтеш шәһәренең "Әкият" балалар бакчасы командасы финалистлар рәтенә керде һәм 2нче урынны яулады. Укучыларга һәм аларның җитәкчесе тәрбияче Песковка Юлия Дамировнага зур эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерәбез һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз! Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә тәрбияләнүчеләр балалар бакчасында алган белемнәр һәм күнекмәләр киләчәктә дә чагылыш табар дип өметләнәбез.