Пенсия взносларын үзең дә кертергә мөмкин

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

​ Россия пенсия системасына иминият взносларын түләү мәҗбүри характерда. Үз хезмәткәрләре өчен пенсия түләүләрен эш бирүчеләр күчерә. Шул ук вакытта кайбер очракларда кеше үзе социаль фондка взнослар ясый ала. Мәсәлән, ул чит илдә эшләгәндә, әмма Россиядә пенсиянең формалашуын дәвам итүен яки беркайда да эшләмәгән якын кешенең пенсиясен формалаштыруын тели.

Үзең өчен взнослар түләү өчен, Россия социаль  фондына гариза бирергә кирәк, шулай итеп түләүче буларак теркәлергә кирәк. Моны Россия социаль  фондының клиентлар хезмәтендә яки почта аша гариза җибәреп эшләргә мөмкин. Мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле керү турында тулы мәгълүмат һәм гариза бланкы Россия социаль  фонды сайтында урнаштырылган.

 

Акча банк аша Россия социаль  фондының электрон сервисы ярдәмендә формалаштырыла торган реквизитлар буенча күчерелә. Ул социаль фонд сайтының ачык өлешендә бар һәм шәхси кабинетка керүне таләп итми. Кирәкле реквизитлар белән квитанцияне шулай ук Россия социаль  фондының клиентлар хезмәтеннән алырга мөмкин.

2023 елда минималь түләү 42 848 сум тәшкил итә, максималь түләү 343 031 сум 4 тиен. «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучыларга минималь күләме билгеләнмәгән, әмма тулы исәп – хисап чорының иминият стажына исәпкә алу өчен әлеге исәп-хисап чорында мәҗбүри пенсия взносының фиксацияләнгән күләменнән ким булмаган күләмдә түләргә кирәк.

Шул ук вакытта бөтен сумманы шунда ук кертергә яки ел дәвамында өлешләп түләргә мөмкин. Бер еллык взнослар өчен пенсия коэффициентлары исәпләнә, шулай ук бу вакыт стажга керә. Минималь түләүдә 1,048 коэффициент, максималь 8,38 коэффициент исәпләнә.

Ирекле взнослар нәтиҗәсендә алынган пенсия коэффициентлары һәм стажы агымдагы елның 31 декабрендә исәпкә алына һәм түләү елыннан соң киләсе елның 11 мартына кадәр шәхси счетта чагыла. Взнослар автомат рәвештә исәпкә алына, шуңа күрә социаль фондка түләүләрне раслаучы документлар бирү таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International