Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтеш гражданнарны яклау көллияте студентлары өчен, Россиядә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә багышланган, “10 ел хат алышусыз...” дигән тарихи экскурсия үткәрделәр. Төп тема булып - әдәбиятчыларны һәм иҗади һөнәр ияләрен массакүләм репрессияләр. Китапханәчеләр ул куркыныч елларда зыян күргән язучылар һәм артистлар турында сөйләделәр. «Мәдәният һәм НКВД» дигән документаль фильмның фрагменты күрсәтелде. Анда катнашучылар ил тарихындагы фаҗигале хәлләр турында белделәр, меңләгән кеше нигезсез репрессияләргә дучар ителә, җинаятьләрдә гаепләнә, төзәтү–хезмәт лагерьларына җибәрелә, гомерләреннән мәхрүм ителә. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды…
.jpg)