2023 елның 27 октябрендә Тәтеш районының гомуми белем бирү оешмалары мәйданчыкларында «Идел буе җирле халыкларының туган телләрендә Диктант» Халыклар бердәмлеге көненә багышланган акция узды.
200дән артык укучы, педагог һәм ата-ана чуаш, мокша телләрендә диктантлар язган.
Акция туган телдә грамоталылыкны арттыру, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләренә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.
Диктантта теләгән һәркем катнаша, аларның яше, милләте, социаль статусы һәм туган телләрен белү дәрәҗәсенә карамастан.
.jpg)
.jpg)
.jpg)