Байраш төп мәктәбе хәбәр итә

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

24 октябрь көнне мәктәптә көзге хәйрия ярминкәсе булды. Балалар үзләрен оста сатучылар ролендә сынап карадылар - төрле тәм-томнар белән сәүдә иттеләр. Монда яшелчәләр, кул эшләнмәләре, тәм-томнар һәм башка күп нәрсәләр сатып алырга мөмкин иде.
Көзге ярминкә сатучыларга да, сатып алучыларга да онытылмаслык хисләр китерде, иң мөһиме, һәр укучы һәм өлкән кеше хәйриягә үз өлешен кертте. Барлык җыелган акчалар якын арада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле товарлар сатып алуга юнәлдереләчәк.
Хәйрия ярминкәсендә катнашучыларга: балаларга, ата-аналарга һәм укытучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Бергә без көчле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International