"1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе" хәбәр итә

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

«П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең башлангыч сыйныфлары  укучылары  патриотик кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән уку проекты кысаларында  хәзер сугыш зонасында булган солдатларга хатлар язып җибәрделәр. 

  Иминлек теләп, чын күңелдән  язылган хатлар рәсемнәр белән дә бизәлгән иде. Укучылар  солдатларга Ватанга хезмәт итүдә үз-үзләрен аямыйча күрсәткән  фидакарьлекләре һәм батырлыклары   өчен тирән рәхмәтләрен әйтеп,  махсус хәрби операциядән  тизрәк исән-сау әйләнеп  кайтуларына өметләнүләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International