А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбенең «Светофорик» мәктәп яны лагереның өченче көне «Җәяүле» станциясенә килеп җитте.
Иртәнге аштан соң балаларны «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт учреждениесенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Вахитова Лилия Илдар кызы, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы Сәгъдиев Ленар Рәшит улы каршы алды. Балалар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына уеннар уйнадылар. Уен ахырында бүләккә дәфтәрләр, уеннар һәм бик күңелле тәэсирләр алдылар.
Төшке ашка кадәр дивизионнарда Ахтонова Татьяна Валентиновна "Халыклар бердәмлеге көненә кул эшләре әзерләү" темасына мастер-класс үткәрде.
Төшке аштан соң балалар «Сороконожка» отряды тәрбиячесе Минаева Диана Дамир кызы җитәкчелегендә «Яшь җәяүле» квест-уенында катнаштылар. Станцияләрдә тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр.
Көн юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча рәсем конкурсы белән тәмамланды. Аны өлкән тәрбияче Сарапулина Елена Константиновна үткәрде.
.jpg)