Октябрьдә «Һәр баланың уңышы» федераль проектының «ПроеКТОриЯ» ачык дәресләр циклы кысаларында гомуми белем бирү оешмалары укучылары «Төзелеш эшләре», «Металл эшкәртү» һәм «Коткару эшләре» һөнәрләренә багышланган ачык онлайн-дәресләрдә катнаштылар.
Ачык онлайн-дәресләр гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны Россия икътисадының өстенлекле тармаклары, кирәкле һөнәрләр һәм тиешле компетенцияләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.