«Яшәү рәвеше-сәламәтлек!2023» Бөтенроссия конкурсының республика этабы тәмамланды

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

«Яшәү рәвеше-сәламәтлек!2023» Бөтенроссия конкурсының республика этабы тәмамланды. Конкурс 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге укучылар, шулай ук сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән эшчәнлеккә кызыксынучы укучылар коллективлары өчен үткәрелә. Районыбыз әлеге чарада актив катнашты. Призлы урыннарны  Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү Ханҗина П. С. исемдәге мәктәбе укучылары алды: Наумов Даниил, Сабирова Зарина, Белов Макар, Савельчева Юлиана, Фуражкина Диана, Чахирев Кирилл, җитәкчеләре: Подгорнова А.В., Лазарева Л.Н.

Балалар «Дөрес туклану-сәламәтлек гарантиясе» дигән видеоролик төшерделәр. Иҗат коллективын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International