А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбенең «Светофорик» мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның бишенче эш көне. «Машинада бала» акциясе белән башланды. «Светофорик» тәрбияләнүчеләре «Зебриклар» хәрәкәтенең яшь инспекторлары, Малкин Евгений Владимирович һәм Вавилова Валентина Николаевна җитәкчелегендә балалар автомобиль креслосын куллану кирәклеге турында кисәтеп автомобильчеләргә буклетлар тараттылар.
Бу вакытта «Сороконожки» дивизионы балалары белән тәрбия буенча директор киңәшчесе Саматова Гүзәл Назил кызы «Халыклар бердәмлеге көне» темасына әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә Россия халыклары һәм аларның традицияләре турында сөйләнде. Балалар төрле милләт костюмнарын ясадылар.
Спорт залында Малкин Евгений Владимир кызы лагерь малайлары һәм кызлары өчен спорт бәйрәме оештырды, анда һәр катнашучы командада үз җитезлеген, тизлеген күрсәтте.
Төшке аштан соң балалар патриотизм, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт тәррбияләу максатыннан халык бердәмлеге көненә багышланган «Бердәмлектә көч» квест-уенына юл тоттылар. Уенны Гүзәл Назиловна үткәрде.
Кон ахырында тәрбиячеләр дивизионнарда «Кайда уйнарга мөмкин?, уены оештырдылар.
.jpg)