"1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе" хәбәр итә

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

28 октябрьдә Ханжин П.С исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кечкенә ил» мәктәп яны лагереның «Листопад» көзге сменасы эшли башлады.

Лагерь сменасының ачылу көне хәрәкәтчән зарядка белән башландып китте, ул исә бу карлы иртәдә балаларны дәртләндереп кенә калмады, ә бәлки көн дәвамында искиткеч күтәренке кәеф тә  билгеләде. Беренче көн вакыйгаларга бай булды. Балалар "Уют" операциясен үткәрделәр - отрядларны төзекләндерделәр, куркынычсызлык техникасы белән таныштылар, шулай ук "Ура, Татарстан балаларында каникуллар» КВНында кызыксынып уйнадылар. Викторина балаларга бик ошады. Аеруча активлары өн ахырында «ракеталар» алдылар. Икенче көнне безнең "Кечкенә ил" лагеренда  көтелмәгәндә кар яуды, шуңа күрә педагоглар белән бергә балалар үз-үзләрен бозда тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук И.А. Крылов мәсәлләре  буенча викторина узды, беренче отряд җиңү яулады,ә менә мәсәлләр  буенча рәсемнәр конкурсынд икенче отрядтагы кечерәк балалар җиңде. Кичә балалар  "Көз бүләкләре. Продукция безнең өстәлдә. Файдалы һәм бик үк түгел» дигән сәламәтлек минутында  катнаштылар.  Шулай ук педагог-оештыручы балалар белән «Көз. Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре» дигән КВН оештырды. Бу чарада балалар төрле халыкларның кызыклы традицияләре белән таныштылар, кемдер үзләренең  гаилә традицияләре турында сөйләде.Төшке аштан соң балалар шигырь укучылар конкурсында катнаштылар, ә аннан соң көзге эшләнмәләр ясый башладылар. Көн бай һәм кызыклы булды. Бүген инде "Кечкенә ил"мәктәп яны лагереның дүртенче көне. Бүгенге көн "Күңелле уеннар" шигаре астында узды. Традиция буенча, көн сәламәтлек минуты белән башланып китте.   Педагог-оештыручы Черкасова М. С. белән берлектә "Сәламәтлек тәртиптә" әңгәмәсе оештырылды, көн дәвамында балалар күңелле уеннар  уйнадылар. Музыкаль сәгать вакытында исә совет чорыннан билгеле булган яхшылык һәм яктылык белән тулы җырлар җырланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International