Бидәңге авыл китапханәсе хәбәр итә

2023 елның 3 ноябре, җомга

4 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора.

Бу көнгә багышлап Бидәңге авыл  китапханәсенә «Җылылык бүләк итәм»акциясе узды. Китапханәче бәйрәмнең тарихи шартлары турында сөйләде, суверенитет һәм дәүләтчелек юлында халкыбыз кичергән сынауларны, диненә һәм милләтенә карамастан, һәркемгә якын һәм аңлаешлы булырга тиешле кыйммәтләрне искә төшерде. Буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International