Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Бөтенроссия "Сәнгать төне" акциясе кысаларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Без төрле, әмма без бергә" дигән мәдәният көне үткәрделәр.
Слайд презентациясеннән студентлар бәйрәм тарихы, Мәскәүнең поляк интервентларыннан азат ителүе, Минин һәм Пожарскийның илне берләштерүдә роле турында белделәр, кызыклы биремнәр белән интеллектуаль уенда катнаштылар. Чара ахырында тематик күргәзмә белән таныштылар, анда Россия дәүләте тарихы буенча китаплар тәкъдим ителде.
.jpg)