"Әкият яхшылыкны аңларга өйрәтә..."

2023 елның 3 ноябре, җомга

    2 ноябрь көнне Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Кечкенә ил" мәктәп яны лагерендагы балалар педагоглар белән берлектә "Яраткан әкиятләр илендә" уенында катнашып, әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Лагерьда халык авыз иҗатына багышланган тематик көн узды. Балалар тәрбиячеләре белән көн дәвамында төрле халык  әкиятләрен искә төшерделәр. Отрядларда күп милләтле халык авыз иҗаты белән танышуга юнәлтелгән «Халык зирәклеге» дигән бәйге узды. Төрле милләт уеннары белән танышу күңелле булды. Укылган әкиятләр буенча фильмнар карау оештырылды, балаларга татар, рус, чуаш һәм мордва әкиятләре күрсәтелде.

     Бу көн "Минем яраткан әкиятем!" дигән рәсемнәр бәйгесе белән тәмамланды. Лагерьда Әкият көне бик күңелле үтте  һәм тагын бер тапкыр әкияти илгә әйләнеп кайту теләге уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International