"Без халык һәм без бердәм"

2023 елның 3 ноябре, җомга

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Бу безнең ил территориясендә яшәүче барлык кешеләрнең бердәмлеге бәйрәме. Бәйрәм дәүләтебезнең бөек үткәне өчен хөрмәт һәм горурлык символы булып тора, безгә үзебезнен уртак тарихи язмыш һәм уртак киләчәг булган бердәм халык итеп аңларга мөмкинлек бирә.

Безнең балалар бакчасында "Без халык һәм без бердәм"дигән чара узды. Балалар милли костюмнарда бииләр, төрле халыкларның хәрәкәтчән уеннарын уйнадылар. Балалар белән Кузьма Минин һәм кэхарман сугышчы Дмитрий Пожарский турында танып белү мультфильмын карадылар. Алар сугышка халыкны җыя алдылар һәм Мәскәүне дошманнардан азат иттеләр. Бәйрәмебез дуслык бәйрәме белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International